Ахмед Ясави

Әхмәд Ясәви

(?-1166)

 

Шигырьләр*

 

Гарибләр

 

Гариблегъдә гариб булган гарибләр,

Гарибләр хәлене белгән гарибләр,

Сәбәб берлә ерак йиргә барибән1,

Карендәш кадрене белгән гарибләр.

Сусаганда суга мохтаҗ булган,

Терекдә2 зар улыб улган гарибләр,

Кеше белмәс гарибләр хале нидер,

Мәгәр белгәй гариб булган гарибләр.

Гариблегъ катыйг ишдер, и газизем,

Кем ул би кадер – улар мескин гарибләр3,

Кил имди Әхмәдә4, үзеңә бакгыл,

Гариб син, син гариб, мескин гарибләр.

 

["...Гафу кылгыл гөнаһымны"]

 

Күңлем кошы очар даим канат тукыб5,

Ике күзем нәдамәтдә6 канлар түкеб,

Тән үлтереб, риазәтдә7 тезен чүкеб, – 

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.

 

Наданлыкда кылган эшем барча хата,

Тәүбә, тәкъсыйр8 әйдәмәдем йакам тота,

Гәрдәнемгә тоук йаңлигъ салыб фута9,-

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.

 

Дөнья сөеб, дин сәүдәсен үткәреб мин10,

Йазык йөген, әйа дустлар, бөткәреб11 мин,

Дәргяһына12 мәгъсыятьләр13 килтереб мин, – 

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны...

 

Шом14 дөньяга күңел баглаб кәһел булдым15,

Гыйшрәт белән, ва(й) дәрига, җаһил булдым16.

Бу дөньяны(ң) үтәрене имди белдем, – 

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны...

 

Кол Хуҗа Әхмәд гөнаһига каил17 ирер,

Һәркем алла дисә аңа йари18 бирер,

Ирәнләрне сөхбәтегә маил ирер19, – 

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.

 

 

* Хуҗа Әхмәд бине Ибраһим бине Мәхмүд Ясәви. Диване хикмәт хәзрәте солтан... – Казан: Университет тәбыгханәсе, 1893. – 104, 253-254 б.

1 Барибән – барып, барган.

2 Терекдә – исән чакта.

3 "Кем кадерсез – алар мескен гарибләр".

4 Әхмәд – шагыйрьнең исеме.

5 Тукыб – кагып.

6 Нәдамәт – үкенеч.

7 Риазәт – теләкләрне (нәфесне) тыеп тору.

8 Тәкъсыйр – дин әһелләрен олылау.

9 "Муеныма (гәүдәмә) сөлге (чүпрәк) урап чылбыр кебек".

10 "Дөнья сөеп, дин шөгылен (эшен) калдырып мин".

11 Бөткәреб – үстереп, күтәреп.

12 Дәргяһына – бусагасына, катына.

13 Мәгъсыять – гөнаһ, йазык эш.

14 Шом – шомлы, ышанычсыз мәгънәсендә.

15 Кәһел булдым – ир уртасы булдым, гомер уздырдым.

16 "Күңел ачып, ай үкенеч, надан булдым".

17 Каил – әйтүче, җиткерүче.

18 Йари – дуслык; куәт.

19 "Кешеләрне әңгәмәгә (үзе белән аралашуга) һәвәс итәр".