ХӨСРӘҮ ВӘ ШИРИН* (1342)

(поэмадан өзек)

 

[Ширинне сыйфатлау]

 

...Садәф эчрә тезелмеш тик тешләре дөр(р),

Тешенең шөгъләсе дөр(р)гә бирер нур.

 

Гаҗәибрәк ике ләгьл-ү Бәдәхшан1,

Күрәрмән булмыш ул дер(р) үзрә галтан.

 

Каракы җадусы күргәнне үртәр,

Яман күзлек күзен көн берлә үртәр.

 

Телен тибрәтсә ул ил күңлен аулар,

Сүзе әфсүн миңиз тик телләрне баглар...

 

...Аның шәмгынга пәрванә булыр җан,

Йаруклугынга юк һич бакгу имкян.

 

Кашы йә (җәя.-Х. М.) тик аның һәм керпеке ук,

Аның тик йә вә ук ажунда бер юк...

 

...Яңакы көн ярукынга юл ормыш,

Аның күркендин ай һәм уфта тормыш...

 

...Әгәр әндазә алса үз күзендин,

Йөз аһу аулайур ул күзләре чин.

 

Кешегә бакса ул күзләре аһу,

Куян йаңлигъ китәр ул күздин ойку.

 

Тәмам хирмән чичәк тик кадде, юк хар2

Чичәкендин юк имкян алса дәййар.

 

Аның ул нәркиси мәхмуре әйсәм,

Тикәр рәйхан Ирәм багында3 һәр дәм.

 

Кашы чөн бәйрәм аеның һилали,

Үзен корбан кылыр кем күрсә хади.

 

Хәялыны күреб Мәҗнүн таңлар,

Җәмалы берлә Ләйли4 кайм уйнар.

 

Тәмам бармаклары бармак шәкәр тик,

Беләге гаҗ йаңлигъ, тәне кар тик...

 

...Йөзе ширин, сүзе ширин, үзе һәм,

Дәме җанга сәбәб Гайса-йу Мәрьям...

 

...Ни күрклүк кыз кем ул илләрара бар,

Камуг Ширин тәпугында булырлар.

 

Төгәл йитмеш асылзадә катында

Булырлар барча даим хезмәтендә.

 

Нәзыйре юк аларның күрк эчендә,

Алар тик булмаган Чин-у Мачиндә...5

 

...Төшеб багларда хуш мәҗлес корарлар,

Бу йаңлигъ зәүкъ итеб гыйшрәт сөрәрләр...

 

...Күтәрмәзләр никаб ил күрмәсен тиб,

Яман күзлүк бакыб зәхм ормасын тиб.

 

Бу йаңлигъ күрк эчендә ишләре юк,

Тамашадин азин һич эшләре юк...

 

...Йагый белгерсә нәгяһ илләренгә,

Котармаз җан, керер тәрк әлләренгә.

 

Орышда йыртыб арслан пәнҗәсене,

Ягандин һәм чыкарырлар тешене...

 

...Ахурда бер аты бар илгә бирмәз,

Азакы тупракынга йил иярмәз.

 

Сабак алмыш һавада кошлар андин,

Сувда эврәкчә куркмаз булса туфан...

 

...Тимер тик тойнакы таглар казар ул,

Йите дәрьяны бер күлчә йөзәр ул.

 

Замана йаңлигъ аның йәгреше чын,

Узар йолдызны төн тик, өзсә тезген.

 

Ирүр Шәбдиз аты, рәнге төн тик,

Сәүәр гаять аны ул йөзе көн тик.

 

Ни Ширин тик кеше күрде бу күзем!

Ни Шәбдиз йаңлигъ ат ишетте үзем!..

 

Тәрҗемәсе**:

 

...Тигез булып тезелгән теш – нәкъ энҗе,

Алар алмаз кебек нурлы, пакь энҗе.

 

Иреннәре Бәдәхшанның якуты,

Уйный тешләр алар белән качышлы.

 

Кыя җанны карашы тылсымында,

Яман күзләр якын да килми монда.

 

Телен тибрәтсә ул ил күңлен аулар,

Сүзе әфсүн булып телләрне бәйләр...

 

...Очар җаннар, күбәләктәй, бу шәмгә,

Ояла күз, карап булмый гүзәлгә.

 

Кашы җәя аның, ә керфеге – ук,

Бу җәя һәм бу ук җирдә бүтән юк...

 

...Яңаклар көн нурындин нурлар алган,

Йөзен күреп, ай уфтануда калган...

 

...Аның күзе белән чыкса ярышка,

Гаҗәп түгел болан күзе калышса.

 

Болан күзе белән бер бакса җанга,

Китәр качып йокың, охшап куянга.

 

Язын аткан чәчәктәй саф, нәфис ул,

Аңарга ялгышып та тимәгән кул.

 

Сурәтләсәң аның күз кабагын да,

Гүя рәйхан гөл ул Ирәм багында.

 

Кашын күрсә, яңа ай тик шәкелдә,

Җанын фида кылыр хәтта хәким дә.

 

Аның рәсмен күреп Мәҗнүн калыр таң,

Ходай Ләйләгә тиң итеп яраткан.

 

Аның бармаклары ап-ак шикәрдәй,

Беләге – фил сөяге, тәне кардай...

 

...Йөзе татлы, сүзе татлы – җан өргеч,

Сулышы Гайса вә Мәрьямгә тиң көч...6

 

...Матурлыкта бу кыз даны җәелгән.

Киләләр баш орып аңа күп илдән.

 

Төгәл җитмеш асылзат кыз катында,

Торалардыр әзер һәр хезмәтенә.

 

Тиңе юктыр аларның буйда-сында,

Булыр булса бары Чыйн-вә-Мачыйнда...

 

...Җыелып багда мәҗлесләр коралар,

Ширин берлә кәеф-сафа сөрәләр...

 

...Ил алдында болар күтәрми пәрдә,

Яман күзләр тияр дип кайсы мәлдә.

 

Матурлыкка боларның тиңнәре юк,

Тамаша кылмаган бер көннәре юк...

 

...Ләкин әгәр Ватанга керсә дошман,

Бу кызларда уяныр куркусыз җан.

 

Сугышсалар, арысланны ярырлар,

Яган-филнең тешен сурып алырлар...

 

...Аранда бер аты бар-алны бирмәс,

Җилеп китсә, аңарга җил иярмәс.

 

Сабак ала очар кошлар да аннан,

Суда-үрдәк, курыкмый ул туфаннан...

 

...Тояклары тимер – таш-тау ишәрлек,

Җиде дәрьяңны бер күл тик кичәрлек.

 

Гомер кебек, яшеннәр тизлегендә

Чабар, ычкындырылса тезгеннән.

 

Исеме Шәбдиз атның, төсе төн тик,

Бу тулпарны сөя Ширин дә бик-бик!

 

Ширин кебек чибәрне күргәнем юк

Вә Шәбдизгә тиң аттан хәбәрем юк.

_________________________

* Котб. Хөсрәү – Ширин хикаяте. – Казан: КДУ нәшр., 1969. – 1 кисәк. – 47-49 б.

** Рифкать Әхмәтҗанов тәрҗемәсендә // Мирас – 1992. №6. – 8 – 9 б.

1 Бәдәхшан (Бадахшан) – Үзәк Азиядәге төбәк. Ул үзенең кыйммәтле ташлары, энҗе – якутлары белән мәшһүр.

2 Юк хар – чәнечкелесе юк.

3 Ирәм багы – әкияти бакча, оҗмах бакчасы.

4 Мәҗнүн, Ләйли – Шәрык әдәбиятларындагы образлар.

5 Чин-у Мачин – Кытай мәмләкәте.

6 Биредә Гайса пәйгамбәр һәм аның әнисе Мәрьямнең үлгәннәрне терелтүләренә ишарә ясала.